Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метшин: Казан – яшьләр өчен мөмкинлекләр шәһәре
Татарстан башкаласы – яшьләр өчен мөмкинлекләр шәһәре. Бу хакта Яшьләр көнендә Казан мэры Илсур Метшин белдерде.
«Казан элеккечә яшьләр шәһәре булып кала – бездә 160 меңнән артык студент бар. Алар – безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Без яшьләребез үзләренең мөмкинлекләрен тормышка ашыра алсын өчен барысын да эшлибез», – дип ассызыклады Метшин.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да Казанда калмаячак, әмма күбесе үз проектларын гамәлгә ашыру өчен үзебезгә кире кайтачак, дип өстәде ул.
«Яшьләребезнең барысы да Казанда калыр, дип уйламыйбыз: бер өлеше укырга китәчәк, әмма алар, үзебезнең шәһәрне сагынып, кыю проектларын тормышка ашыру өчен кире кайтачак», – дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз