Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Метшин: Камал театры Татарстан мәдәниятен бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрәчәк
Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрының яңа бинасы Казан һәм бөтен Татарстан мәдәниятенә принципиаль яңа дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашуда ел нәтиҗәләрен ясаганда белдерде.
«Мондый биналар гасырларга хезмәт итә һәм бөтен мәдәниятне бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгара. <...> татар театры - башкаланың һәм республиканың күпмилләтле мәдәнияте, ул бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгачак», - диде шәһәр башлыгы.
Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең «Ак Барс» һәм «Рубин» клубларын үстерүен мисал итеп китерде.
«Рөстәм Миңнеханов анда «күпкырлы хәрәкәт» булдыру бурычын куйды, бу театр турында тиздән Татарстаннан һәм Россиядән читтә дә беләчәкләр», - дип йомгаклады Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз