Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метшин Идел буе федераль округы шәһәр башлыклары медиарейтингында беренче урынны яулады
Казан мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы төбәкләре башкалаларының башлыклары медиарейтингында беренче урынны саклап калды. Бу хакта «Медиалогия» хәбәр итә.
Казан шәһәре башлыгы рейтингта 20 685,1 балл җыйган, шул рәвешле башкаларны күпкә узып киткән. Метшинга массакүләм мәгълүмат чараларында исеме телгә алынуны Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашуы, БРИКС саммитын уздыруга әзерлек буенча штаб утырышын уздыруы, шулай ук кунакханәләр һәм җәмәгать киңлекләренең халыкара дәрәҗәдәге чарага әзерлеген тикшерүе тәэмин итте.
Икенче урынны Ульяновск башлыгы Александр Болдакин яулаган. Ул алдагы рейтинг белән чагыштырганда күрсәткечләрен яхшырткан. Болдакин барлыгы 14 716 балл җыйган. Лидерлар өчлеген Эдуард Соснин йомгаклый. Ул алдагы рейтинг белән чагыштырганда берьюлы 4 позициягә күтәрелгән.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров 317 балл җыеп, 25нче урынны яулады.
Элегрәк Метшин, укытучыларны һөнәри бәйрәме белән котлаганда, педагог һөнәрен сабырлык, зирәклек һәм балаларга мәхәббәт таләп итә торган осталык дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз