news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метшин Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең медиарейтингында беренче булды

Метшин Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең медиарейтингында беренче булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан мэры Илсур Метшин гыйнвар аенда Идел буе федераль округы төбәкләре башкалалары җитәкчеләре медиарейтингында беренче урынны алды. Бу хакта «Медиалогия» хәбәр итә.

Рейтингта Казан шәһәре мэрына «Кече ватан - Россия көче» II Бөтенроссия муниципаль форумында катнашу лидерлык позициясен тәэмин итте. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Казанда «Восточный» чүп полигонының икенче картасын эшләтеп җибәрүдә Метшин катнашуы турында хәбәр итте. Шулай ук ул шәһәрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды.

Метшинның медиаиндексы ай нәтиҗәләре буенча 19220,2 балл тәшкил иткән. Икенче урында Ульяновск башлыгы Александр Болдакин (15114 балл), лидерлар өчлеген Түбән Новгород мэры Юрий Шалабаев (12475) йомгаклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100