news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метшин Идел буе федераль округы башкалалары башлыклары медиарейтингында беренчелекне алды

Казан мэры, шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин 2025 елның июнь ае нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының башлыклары медиарейтингында беренчелекне яулады. Рейтингны башлыкларның Россия гаммәви мәгълүмат чараларында телгә алынуын анализлау нигезендә «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.

Илсур Метшин исемлектә 19 621,2 медиаиндекс күрсәткече белән беренче урынны яулаган. Икенче урында Самара башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Иван Носков (13 952,3), ә өченче урында Түбән Новгород мэры Юрий Шалабаев (12 719,0).

Июнь аенда Казан мэры катнашындагы төп мәгълүмати сәбәпләр арасында «Минск һәм Казан: тугандашлык — үсешнең яңа драйверы» форумы кысаларында Минск белән муниципалитетара хезмәттәшлекне үстерү программасын имзалау, «Зур Казан» сайлау алды программасын презентацияләү, Казан Кремлендә «СИБУР. Полимерлар йорты» күргәзмәсен ачуда катнашу, шулай ук шәһәр Думасының Татарстан башкаласын тотрыклы үстерү мәсьәләләренә багышланган сессиясендә чыгыш ясау булган.

Медиарейтингны Россиянең 105 меңнән артык чыганагы — телеканаллар, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-басмалардан торган «Медиалогия» базасы нигезендә тикшергәннәр. Рейтингны төзегәндә 2025 елның 3 июленә булган мәгълүматлар исәпкә алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot