news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метшин «Спартак» фанатларын тикшереп кертүдә хата булуын таныды - РФПЛ

Бүген "Kazan-Arena" стадионында Россия Кубогы 1/8 финалының «Рубин» – «Спартак» матчы уздырыла

  (Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казани мэры Илсур Метшин “Рубин” белән “Спартак”ның узган матчында “кызыл-ак”лар җанатарларын тикшереп кертүдә хата булуын таныды. Бу хакта РФПЛ башкаручы директоры Сергей Чебан белдерде.

Бүген "Kazan-Arena" стадионында Россия Кубогы 1/8 финалының «Рубин» – «Спартак» матчы уза. Бу командаларның 1 августта Казанда узган матчы Мәскәү клубы җанатарлары белән бәйле вәзгыять белән истә калды.

“Киңәшмәдә шәһәр мэрының, чыннан да, хата булуы турында рәсми белдерүе яңгырады, - дип белдерде Чебан «Р-Спорт» агентлыгы хәбәрчесенә. – Бүгенге матч хаталар өстендә эшләү мөмкинлеге бирәчәк. Бүген хокук саклау органнары һәм актив җанатарлар тарафыннан булган хаталарны җибәрмәскә һәм стадионда бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышабыз”.

“Мондый чаралар законнар һәм инструкцияләр белән билгеләнгән, - дип өстәде Чебан. Без аңлашылмаучылыклар килеп чыкканда, вазифаи затларга, матч комиссарларына хәбәр итүләрен сорадык, бу ашыгыч чаралар күрү, кешеләргә уңайлы һәм куркыныч янамасын өчен эшләнелә”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100