Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Метшин Мацуевка Конфедерацияләр кубогын тапшырды
Турнирның соңгы матчы Казанда 28 июньдә үза – Татарстан башкаласында Конфедерацияләр кубогы ярымфиналы үтәчәк.
(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Казан мэры Илсур Метшин танылган пианист Денис Мацуевка Конфедерацияләр кубогын тапшырды. Музыкант #посолЧМ2018 хештегы белән Instagram челтәре битендә фото урнаштырган.
Шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник орекстры җитәкчесе Александр Сладковсий да үз аккаукнтында Мацуев һәм Метшин белән төшкән фотосын урнаштырган. Рәсем астында: «Искиткеч компания белән иң матур көн!» – дигән сүзләр язылган.
Искәртеп үтәбез, Конфедерацияләр кубогы 17 июньдә, Санкт-Петербургта Россия һәм Яңа Зеландия җыелма командалары уены белән башланды. Шулай ук, турнир матчларын Мәскәү, Казан, Сочи шәһәрләре дә кабул итә. Татарстан башкаласында 18 июньдә Португалия һәм Мексика җыелма командалары уйнады, 22 июньдә "Казан Арена" стадионыныда Германия-Чили уенчылары очрашты. 24 июнь көнне, монда Россия һәм Мексика командалары уйнады. Казан барлыгы дүрт уен кабул итәчәк: соңгы матч 28 июньдә була – Татарстан башкаласында Конфедерацияләр кубогының ярымфиналы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз