Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Метшин Казанда туган телне укыту методикасын кабат карарга кирәклеген әйтте
Казан мэры сыйфатлы белем бирергә ярдәм итү һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгару бурычын куйды.
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Хәзерге вакытта туган телне укыту мәсьәләсе кискен тора, диде шәһәр мэры Илсур Метшин Казан башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә. Аның сүзләренчә, туган телләрне укыту методикасын яңадан игътибар белән карарга кирәк.
“Мәсьәләне хәл итү юлы табылачак. Әмма ниндидер җәмәгать килешүенә нигезләнеп. Күрсәтмәләр белән бу мәсьәләне хәл итеп булмый”, - дип билгеләп үтте Метшин.
Моннан тыш, Казан мэры башкалада сыйфатлы белем бирергә ярдәм итү һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгару бурычын куйды. Аның сүзләренчә, артта калган мәктәпләр балаларга киләчәктә уку өчен тигез шартлар булдыруга комачаулыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз