news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метшин чүп яндыру заводына якынрак урынга күчәргә вәгъдә бирде

Икътисади проблемалар булмаса, чүп заводы 2022 елга төзелеп бетәчәк, диде Казан мэры

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казан мэры Илсур Метшин Новониколаевкадан җир кишәрлеге алып, шунда гаиләсе белән яшәр өчен күчәргә вәгъдә бирде. Чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучыларны әгәр дә бу ышандыра калса, шулай эшләячәк. Бу хакта ул “Салават Күпере” торак комплексы һәм Осиново бистәсе халкы инициатива төркеме белән очрашуда әйтте.

Алдан чүп яндыру заводын Осиново бистәсендә төзүне планлаштырулары билгеле булды. Төзү мәйданыннан ерак түгел “Салават Күпере” торак комплексы һәм Осиново бистәсе урнашкан.

Очрашу барышында Казан мэры чүп проблемасын шәһәр кешеләреннән башка беркем дә чишмәячәк дип белдерде. Әгәр бернинди дә икътисади проблемалар булмаса, чүп заводы 2022 елга төзелеп бетәчәк, диде Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100