Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метшин: 175нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары күрше мәктәптә укуын дәвам итәчәк
175нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру графигы үзгәрмәячәк.
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Александра Комарова). 17 майдан Казандагы 175нче гимназиянең IX-XI сыйныф укучылары күршедәге 174нче мәктәптә белем алуын дәвам итәчәк, калган балаларны уку елы ахырына кадәр дистанцион укуга күчерәчәкләр. Казан мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
175нче гимназия директоры Әминә Вәлиева, 174нче мәктәп директоры Аида Ибраһимова һәм кораллы һөҗүмнән зыян күргән гимназия укучыларының әти-әниләре вәкиле белән очрашуда шундый карар кабул ителде. Фикер алышуда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасы психологлары да катнашты.
«Татар-информ» агентлыгы 175нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру графигы үзгәрмәячәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз