news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метроның "Әмәт" һәм "Кремль" станцияләре арасындагы тоннеле әзер

Метроның "Әмәт" һәм "Кремль" станцияләре арасындагы тоннеле әзер

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Казанда метроның "Әмәт" станциясендә 402 метрлы тоннель проходкасы төзелешен бер көн алдан тәмамладылар. Самара һәм Алма-Ата эшчеләре ярдәмендә тоннель 7 айда салынып беткән.

Тантанада "Казан метро төзелеше" МУПнең генераль директоры Марат Рәхимов хәзер сул тоннельдә "Кремль" станциясенә кадәр туры юл ачыклыгын билгеләп үтте. "Әмәт" станциясеннән "Таулык" станциясенә кадәр сузылган тоннельнең озынлыгы - 1,5 километр. Катлаулы гидрогеологик шартларда башкарыла торган "Кремль" һәм Тукай мәйданы станцияләре арасындагы эшләрне генә тәмамлыйсы калган. Анда 30 метр тирәнлектә Казанның "Алтынчәч" машинасы эшли, ул тәүлегенә 6-9 метр юл үтә. Эшләр якынча 15-20 майда тәмамланачак. Метроның барлык станцияләре дә июньдә тапшырылачак.

Казан хакимиятенең метрополитен төзелеше буенча идарә башлыгының урынбасары Александр Ярлыченко билгеләп үткәнчә, 2нче съезды камерасыннан "Әмәт" станциясенә кадәр участокта ЩН-1С проходчигы комплексы эшләгән. "Щит" Алма-Атадан кайтарылган, ул 12 метр тирәнлектә тәүлеккә уртача 2-3 метр үткән. Участокта эшләр тәүлек буе дәвам иткән, анда өч эшчеләр төркеме катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot