news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метроэлектротранста Казанда троллейбусның 9 яшьлек кызны бәрдерүен кире кактылар

Гаммәви мәгълүмат чараларында Казанда «Академик Сахаров урамы» җәмәгать транспорты тукталышында троллейбусның 9 яшьлек кызны бәрдерүе турында хәбәр чыккан иде.

«Бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми, кызның тукталыш мәйданчыгында аягы тайган һәм троллейбус тукталыштан кузгалып киткәннән соң ул егылган», - дип ачыклык керттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны травмпункттан өенә кайтарып җибәргәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда троллейбус йөртүченең бер баланы бәрдерүе турында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot