news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре өчен битлек кию режимы кертелде

Бүген, 22 августта, «Метроэлектротранс» барлык бүлекчәләрендәге хезмәткәрләр өчен битлек кию режимы кертте. Мондый карар имин булмаган эпидемиологик вазгыять үсеше белән бәйле, дип аңлаттылар «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә.

Җир өсте һәм җир асты электр транспортының барлык хезмәткәрләре битлек киеп пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. Метрода кулларны дезинфикацияләү өчен дозаторлар урнаштырылган, ә идәндә 1,5 метр дистанцияне саклау өчен сызыклар ясалган.

Моннан тыш, станцияләрдә җиһазларны көн саен эшкәртү дәвам итә: кул белән тотынып бара торган урыннарны, ишекләрне, турникетларны хезмәткәрләр көненә дүрт тапкыр эшкәртә. Трамвайларда яки троллейбусларда салонны һәр әйләнештән соң кондуктор яки машина йөртүче эшкәртеп чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot