Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метроэлектротранс транспортка ябышып йөрүче яшүсмерләр турында хәбәр итүләрен сорый
Метроэлектротранс балалар белән булган инцидентка җавап биргән. Элегрәк Казанда троллейбус артына ябышып баручы балалар белән видеоязманы шәһәр интернет-бергәлекләренең берсендә урнаштырганнар.
«Хөрмәтле пассажирлар, әгәр сез балигъ булмаганнарның транспортка ябышып баруларына шаһит булсагыз, зинһар, бу хакта кичекмәстән машина йөртүчегә хәбәр итегез. Сезнең уяулыгыгыз фаҗигане булдырмаска һәм кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәр!» - диелә Метроэлектротранс хәбәрендә.
МУП ата-аналардан үз балаларына игътибарлы булырга, контрольне көчәйтергә һәм алар белән аңлату әңгәмәләре үткәрергә сорый.
«Транспорт артына ябышып йөрү – шаярту гына түгел, ә административ һәм җинаять җаваплылыгына китерә торган җитди хокук бозу. Шуны истә тотарга кирәк, балигъ булмаганнарның гамәлләре өчен аларның законлы вәкилләре җаваплы», - дип ассызыкладылар Метроэлектротранс.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз