news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Метроэлектротранс» предприятиесенең архив юнәлешендәге эше иң яхшысы дип табылган

Коммерцияле булмаган оешмалар арасында уздырылган «Иң яхшы архив» республика конкурсында «Метроэлектротранс» предприятиесе, беренче урынны алып, 1 миллион сум күләмендә грантка лаек булган.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта «Метроэлектротранс» МУП генераль директорының беренче урынбасары Данил Фомин Казан шәһәренең электр транспорты үсеше һәм тарихи документларны саклау эше турында сөйләде.

Ул Казан шәһәр электр транспорты тарихы шәһәрнең үсеше белән тыгыз бәйләнгән булуын билгеләп узды. Аның башлангычы XIX гасыр ахырына барып тоташа: 1875 елда атлы тимер юл ачыла. 1899 елда беренче электр трамвае барлыкка килә.

«Инде бер ярым гасыр дәвамында трамвай шәһәр тормышының аерылгысыз өлеше булып кала, халыкка өзлексез хезмәт күрсәтә. Сугыштан соңгы чорда, 1948 елда, Казанда троллейбус хәрәкәте ачыла, бу җәмәгать транспорты мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә. 2005 елда Казан метрополитенының беренче станциясе ачылу да зур әһәмияткә ия вакыйга булды. Россиянең иң яшь метрополитены шәһәрнең заманча үсеш символына әверелде», – дип билгеләп үтте Данил Фомин.

Бүгенге көндә «Метроэлектротранс» предприятиесе хезмәтләреннән ел саен 80 миллионнан артык кеше файдалана, һәм бу күрсәткеч елдан-ел арта.

«Без киләчәк буыннар өчен Казан электр транспорты тарихын саклау һәм популярлаштыру буенча зур җаваплылык тоябыз», – дип искәртте Данил Фомин.

Предприятие бинасында шәһәр электр транспорты үсешенең мөһим этапларын чагылдырган экспонатлар саклана торган музей булдырылган. 2010 елда идарә бинасы янында ачык һавада музей-аллея ачыла. Анда XIX гасыр ахырыннан башлап Казанда файдаланылган тарихи трамвай һәм троллейбус үрнәкләре урнаштырылган.

«Предприятие архивының нигезен 1,5 миллионнан артык документ тәшкил итә. Сугышка кадәрге чорга караган материаллар аеруча зур кыйммәткә ия. Алар шәһәр транспорт системасының формалашу тарихын тулысынча күзалларга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Фомин.

Предприятиенең үз архив фонды формалаштырылган, уникаль тарихи документлар коллекциясе тупланган. Әлеге материаллар киләчәктә фәнни тикшеренүләр һәм мәгърифәтчелек проектлары өчен мөһим нигез булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot