news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Метроэлектротранс» оешмасына яңа генераль директор билгеләнде

Әсфан Галәвов 21 майда ул үз теләге белән эшеннән китте.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казан шәһәре Башкарма комитетыны Транспорт буенча комитетының элеккеге рәисе Айдар Габделхаков «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры вазифасын биләде.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Айдар Габделхаков „Метроэлектротранс“ җитәкчесе итеп билгеләнде. Аның белән таныштыруның кирәге юк, Айдар Камил улын барыбыз да беләбез», — диде Казан мэры Илсур Метшин.

Айдар Габделхаков 1969 елның 11 апрелендә Казанда туган. 1993 елда механик, гамәли математик белгечлеге буенча Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Үзенең хезмәт юлын 1993 елның сентябрендә Татарстан кулланучылар берлегенең Казандагы автобазасында тәэмин итү буенча өлкән мастер булып башлаган.

Габделхаков шулай ук ТР буенча Россия Пенсия фондында, ТР Финанс министрлыгында, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Транспорт һәм элемтә комитетында, «Казгорэлектротранс» предприятиесендә эшләгән. 2006 елдан Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетын җитәкләде.

Казанның «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры вазифасын моңарчы Әсфан Галәвов биләде. 21 майда ул үз теләге белән эшеннән китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot