news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Метроэлектротранс” һөнәр лицее карамагында автодром ачылачак

Ул транспорт белән идарә итү осталыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). 25 гыйнвар көнне Казандагы “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең һөнәри лицее карамагында махсуслаштырылган автодром ачу тантанасы булачак. Анда ТР Хөкүмәте һәм Казан шәһәре җитәкчелеге катнашыр дип көтелә.

 

  Җир өсте һәм җир асты электр транспорты һөнәр лицее исә республика башкаласы транспорт тармагы өчен 22 белгечлек буенча хезмәткәрләр әзерли, шул исәптән В, С, D категорияләре буенча транспорт белән идарә итүчеләрне дә. Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәрендә әйтелгәнчә, заманча технологик таләпләргә туры китереп җиһазландырылган яңа автодром исә транспорт йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.    

 

news_right_1
news_right_2
news_bot