news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Метроэлектротранс” МУП вәкилләре инвалид балалар һәм пенсионерларга бүләкләр тапшырды

Бүләкләрне үз акчаларына “Метроэлектротранс” генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Әсфан Галәвов сатып алган

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүген “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе вәкилләре Вахитов районында яшәүче инвалид балалар һәм ялгыз пенсионерларга Иске яңа ел уңаеннан 230 бүләк тапшырды.
Бүләкләрне үз акчаларына “Метроэлектротранс” генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Әсфан Галәвов сатып алган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр.
Казанның Е.Г.Ласточкина исемендәге 6 нчы интернат–мәктәбендә тәрбияләнүче ишетү сәләтеннән мәхрүм балаларга 40 бүләк китерделәр. Казанның 1 нче махсуслаштырылган коррекция интернат–мәктәбендә укучылар 160 бүләк алды. Моннан тыш, “Метроэлектротранс” хезмәткәрләре 30 бүләкне Вахитов районында яшәүче ялгыз пенсионерларның өйләренә илтеп бирде.



news_right_1
news_right_2
news_bot