news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Метроэлектротранс» Казанда электр транспортында йөрү бәясенең артуы турында искәртте

1 гыйнвардан Казанда троллейбус һәм трамвайларда йөрү бәясе 43 сумга кадәр артты. Әлеге сумма карта белән дә, акча белән түләгәндә дә бертөрле, дип искәрттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.

«100 сәфәргә исәпләнгән юл йөрү билеты буенча бәя 2800 сумнан 3300 сумга кадәр артты, бер сәфәрнең бәясе 33 сум тәшкил итә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Предприятиедә билгеләп үтүләренчә, метрополитенда тарифларның үзгәрүе билгеле бер вакытны ала. Шуңа күрә бу хакта соңрак, ТР Министрлар Кабинетының шул турыдагы карар дөнья күргәннән соң хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot