news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Метроэлектротранс» хезмәткәрләренең 92 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан

Коронавирус инфекциясе йоктыруга юл куймау максатыннан трамвай, троллейбус һәм метрополитенда битлек режимының үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрелә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләренең 92 проценты коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан инде, вакцинация дәвам итә. Предприятиенең матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.

Билгеләп үтелгәнчә, вакцинация пунктлары һәр депода урнаштырылган, анда хезмәткәрләр эш урынында прививка ясата ала. Нигезле сәбәп булмаган килеш вакцинациядән баш тарткан кешеләрне җитәкчелек эштән читләштерергә мәҗбүр.

Коронавирус инфекциясе йоктыруга юл куймау максатыннан трамвай, троллейбус һәм метрополитенда битлек режимының үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot