news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метро төзелешенә бүленгән акчаларны контрольдә тотуның ике баскычлы системасы булдырыла

“Җир асты транспорты корылмалары төзелеше буенча дирекция” быел метро төзелешендә заказчы-застройщик булачак

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Казан шәһәренең “Җир асты транспорты корылмалары төзелеше буенча дирекция” МУП 2010 елда метро төзелешендә заказчы-застройщик булачак. Ә бюджет акчаларын алу, алар белән идарәдә җаваплылык үзәге итеп ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы билгеләнгән иде.
Шушы көннәрдә министрлыкта “Җир асты транспорты корылмалары төзелеше буенча дирекция” муниципаль предприятиесе белән алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Министрлыктан алынган хәбәрләргә караганда, дирекция белән аңа метро төзелеше буенча заказчы-застройщик вазифаларын йөкләү турында дәүләт контракты төзеләчәк. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дирекциянең метрополитен төзелеше объектларына подрядчылар билгеләү буенча конкурс һәм эшләрне кабул итеп алу комиссияләре составына кертеләчәк. Шул рәвешле, метро төзелешенә бүленгән бюджет акчаларын файдалануны контрольдә тотуның ике баскычлы системасы булдырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100