news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метро рельсларында селфи ясаган һәм чак кына үлми калган ир-ат наркотик кулланган булган

Казанда «Җиңү Проспекты» метро станциясендә селфи ясар өчен рельсларга сикереп төшкән ир-ат наркотиклар кулланган булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 31 яшьлек хокук бозучыны полиция бүлегенә китергән.

«Ир-ат «Җиңү Проспекты» метро станциясендә транспорт иминлеге өлкәсендә кагыйдәләрне бозган. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең «Сафиуллин» полиция бүлегенә китерделәр», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Ир-атка карата «Транспорт иминлеге өлкәсендә таләпләрне бозу» һәм «Табиб билгеләмәсеннән башка наркотиклар, психотроп матдәләр яки яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләр куллану» маддәләре буенча беркетмәләр төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100