news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метрика кенәгәләрен өйрәнеп, татар кызларына матур исемнәрне кайтарырга кирәк – хәзрәт

Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылының XIX гасырдагы метрика кенәгәләрен өйрәнгән Зыятдин хәзрәт элек Бибилатыйфа исеме популяр булуын әйтә.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-инфом”, Лилия Гаделшина). “Үз авылларыгызның метрика кенәгәсен тапсагыз – бу искиткеч байлык. Беренчедән, анда тупланган мәгълүматлар нәсел шәҗәрәләрен ачыкларга ярдәм итә, ә икенчедән узган гасырларда әби-бабайларыбызның, халыкның, милләтнең тормышын, көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирә”, – дигән фикерен җиткерде Киров өлкәсе җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Шәмсия Хәлимова. Быел Киров өлкәсендәге татар авылы – Иске Пенәгәр халкы XIX гасырның якынча 40 елын колачлаган метрика кенәгәләрен өйрәнгән. Үткән гасырларны бүгенге көн белән чагыштырып карагач, игътибарны җәлеп итәрлек кызыклы гына нәтиҗәләр ясалган. Алар белән “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләрен дә таныштырдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Ак калфак” оешмасы быелга соңгы күчмә утырышын Киров өлкәсендә үткәрде. Нократ Аланы районына Кадрия Идрисова җитәкчелегендә килгән делегациядә Татарстан районнары һәм Россия төбәкләреннән йөзгә якын хатын-кыз бар иде.

40 меңнән артык татар яшәгән Киров өлкәсендә “Ак калфак” оешмасы 2013 елдан эшли. “Аның эшчәнлегендә бигрәк тә Иске Пенәгәр, Урта һәм Түбән Шөн, Сасмак, Нократ авыллары хатын-кызлары актив катнаша”, – ди Шәмсия Хәлимова. Иске Пенәгәр хатын-кызлары милли традицияләрне  саклау, яшь буынга тапшыру максатын тоткан эшчәнлеген авыл имамы белән берлектә алып бара.

“Иске Пенәгәр имамы безгә һәр эштә ярдәмче, – дип бәя бирде Шәмсия Хәлимова. – Шушы авыл кешесе, тарих укытучысы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов мәчеткә имам булып билгеләнгәнгә унбер ел булды. Хәзер борынгы мәчет авылның рухи-мәдәни үзәгенә әверелде”.

“Ак калфак” хатын-кызлары белән очрашуда Зыятдин хәзрәт сөйләгәнчә, күптән түгел табылган документлар буенча, мәчет 1826 елда салынган. Ягъни моңа кадәр билгеле “яшеннән” дә олырак икәне мәгълүм булган. Әлегәчә аны 1835 елда төзелгән дип белгәннәр.

Иске Пенәгәр авылы мәчете бинасы төрле тарихи чорлар кичеп тә, манарасын саклап калган гыйбадәтханә булуы белән үзенчәлекле. “Совет чорында безнең мәчетнең дә манарасын кисәргә теләгәннәр. Әлбәттә, авыл халкын моңа мәҗбүр итә алмаганнар: беркемнең дә кулы күтәрелмәс иде. Шуңа күрә хакимият читтән ике кеше җибәргән. Халык авылдагы бер кешегә мылтык тоттырган, килгән кешеләр аны күреп, куркып-шүрләп “кара эшләрен” башкармыйча китеп барган. Озак еллар мәчет бинасы яшелчә, ашлык саклау урыны булып торды”, - дип авыл халкы хәтерендә сакланганнарны сөйләде хәзрәт.

2006 елда имам итеп билгеләнгәч, Зыятдин хәзрәт авыл халкы ярдәме белән борынгы мәчетне төзекләндерү эшләрен җитәкли. Мәчетнең аскы катында китапханә оештырыла, тагын өстәп кирпечтән янкорма төзеп куела. Мәчет тарихына багышланган китап нәшер ителә, документаль фильм төшереп, CD-дискларга яздырыла. Хәзер мәчет ишекләре беркайчан да бикләнми, кешеләр намаз укырга, китапханәгә, дин сабаклары алырга, дини-мәдәни чараларга килә.

Балалар сәламәтлеге: бүген прививкалар кирәкме?

“Быел без метрика кенәгәләрен өйрәнү белән шөгыльләнәбез. Авылда чормаларда сакланып калган ике метрика кенәгәсен таптык. Алар XIX гасырның 38 елын үз эченә ала. Анда авылда туган, өйләнешкән, аерылышкан, вафат булган кешеләр турында язылып барган. Моннан тыш, авылның 1925 елга караган “Подворный список” кенәгәсенә юлыктык, шулай ук илдә XVIII-XIX гасырларда ун тапкыр үткәрелгән халык санын алу – “Ревизские сказки” мәгълүматларын да өйрәнәбез. Ачыкланган мәгълүматларга таянып, нәсел шәҗәрәләрен төзибез. Мин, шәхсән, үземнең биш буын бабамны гына белә идем, хәзер 10-12нче буынга кадәр ачыклый алдым. Чөнки, әйтик, метрика кенәгәләрендә хәзрәтләр авылда яңа сабый туганлыгын гына түгел, ә аның кайсы нәселдән икәнлеге, бабалары турында да язып, теркәп куярга гадәтләнгән”, - дип сөйли Зыятдин хәзрәт.

Элекке метрика кенәгәләрендәге мәгълүматларны өйрәнгәч, игътибарны җәлеп иткәне – балалар үлеме очраклары күп булуы. “Мәсәлән, 38 ел эчендә 1005 кеше вафат булган. Шуларның яртысыннан күбрәге, 592се – ун яшькә җитмәгән балалар. Мин үзем дә хәзер метрика кенәгәсен алып барам. Соңгы 1,5 елда Иске Пенәгәрдә 282 кеше вафат булды. Алар арасында ун яшькәчә балалар юк”, - дип күзәтүләре белән бүлеште хәзрәт.

Бу уңайдан Шәмсия Хәлимова хатын-кызларга мөрәҗәгать итте: “Бүген әниләр балаларына прививка ясатмау яклы. Җәмгыятьтә прививка мәсьәләсе еш күтәрелә башлады. Үткән гасырларга карасаң, прививкалар ясату мөмкин булмау сәбәпле, күпме баланың гомере өзелгәнен күрәсең. Бу хатын-кызларга уйланырга этәргеч булырга тиештер дип уйлыйм”, – диде ул.


Метрикаларда – хатын-кыз язмышы

Зыятдин хәзрәт метрика кенәгәләре хатын-кыз язмышын күзалларга мөмкинлек тудыруын искәртте. “Без өйрәнгән кенәгәләрдә 281 никах язмасы бар. 160 очракта хатын-кызлар башка авылларга килен булып киткән, барлыгы 57 авыл телгә алына. Ул хатын-кызларның язмышын ачыклар өчен, алар киткән авылларның метрика кенәгәләрен табарга-өйрәнергә кирәк”, – диде хәзрәт.

Ул бер уйдырманы юк итәргә тырышты. “Без матур әдәбияттан укыганча, элек кызларны бик яшьли кияүгә биргәннәр дип уйлый идек. Метрика кенәгәсе язуларына караганда, андый очраклар сирәк булган. Өйләнешүчеләрнең, гомумән, ир-егетнең дә, хатын-кызның да уртача яше – 25. Хәтта әле еш кына кәләшләр 2-3 яшькә өлкәнрәк булган. Кияүләр кәләш өчен мәһәр түләүгә дә җитди караган. Мәсәлән, 1852 елның гыйнварында никахлашканда 21 яшьлек Хөрәмша Гыйззәтулла улы 24 яшьлек Мөхибҗамал Мостафа кызына мәһәр мөссәмен йөз җитмеш сумга килешкән. Аның йөз ун сумын бер ат һәм 14 арбалы арыш кибәне белән түләгән, ә калганын Мөхибҗамал сораган вакытта бирәчәк дигән шарт белән ризалык алган”, – ди хәзрәт.

Аның сүзләренчә, ир-атларның берничә хатыны турындагы язулар күпхатынлылыкны аңлатмый. “Хатын-кызлар үлеме күп булган. Гадәттә, бәбиләүдән соң вафат булган очраклар турында еш телгә алына. Шуңа күрә ир-атлар үз гомерендә ике-өч мәртәбә өйләнгән. Әлеге дә баягы 38 елда 60 яшькәчә 93 ир-ат һәм 196 хатын-кыз үлеме теркәлгән. Гомумән, элек гомер озынлыгы, хәзерге белән чагыштырганда, кыска булуын аңлыйбыз. Гомер озынлыгы 60 яшьтән артмаган диярлек. Элек елына 60 яшькәчә – уртача 7-8 кеше, ә 60 яшьтән соң уртача 3 кеше вафат булган. Авыр тормыш шартлары, ачлык-ялангачлык, медицина ярдәме юклыгы кешеләрнең гомер озынлыгына нык тәэсир иткән. “Безнең әби-бабаларыбыз табигатькә якын булган, экологик чиста ризыклар ашаган, ә без бүген “химия” ашыйбыз, шуңа чирлибез”, - дип зарланучыларга җавап бу”, – ди Зыятдин Нәҗметдинов.

Метрика кенәгәләре татар халкына матур исемнәрне кайтарырга булышачак, дип өметләнә Иске Пенәгәр халкы. Зыятдин хәзрәт бигрәк тә хатын-кыз исемнәрен туплап, китап чыгарырга хыяллана. Ул атаган исемнәр – Шәмселхаят, Шәһрезадә, Сәхиббану, Хәсбиҗамал, Гөлбаһар, Сәгадәтбану, Фәсыйхәтбану, Гыйззәтбану, Сәлимҗәүһәр, Шәмсенай, Садыкыйсафа, Бибилатыйфа. “Аеруча Бибилатыйфа исеме популяр булган”, - дип искәртә ул.

“Үткәннәргә күз салсаң, бүгенге көндәге тормышка шөкер итәргә, канәгать булырга кирәклеген яхшы аңлыйсың. “Кайчан инде күкрәккә куеп ипи кисәрбез”, дигән апайлар бүген авылдагы биш кибет арасында ипи сайлап йөри. Әле 30 ел элек авыл урамнарында “жидкий асфальт” иде, юллардагы ләм һәм кәлиядән үтеп булмый иде. Бүген халык үзе акча җыеп таш түшәде. Ә яңа төзелүче йортлар хан сарае кебек”, - диде хәзрәт.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белдергәнчә, татар авылларында рухи-мәдәни тормышның җанлануына кайвакыт Зыятдин хәзрәт кебек шәхесләр этәргеч бирә. Ул төрле төбәкләрдәге “Ак калфак” бүлекчәләре әгъзаларын да мәчетләр, хәзрәтләр белән бергә эшләргә, бер-берсенә ярдәмче булырга өндәде. Зыятдин хәзрәткә исә хатын-кыз язмышына гасырлар аша караш дәресе өчен рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100