news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеорологлар яңа ел төнендә булачак һава торышы турында җиткерә

Россиянең Европа территориясендә декабрь аенда һава температурасы нормадан бер градуска югары булачак.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"). 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы яңа ел төнендә кар капламы һәм уртача салкынлык фаразлана. Бу хакта “Российская газета”га Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина җиткергән.

Тулаем алганда, Россиянең Европа территориясендә декабрь аенда һава температурасы нормадан бер градуска югары булачак. Уртача айлык температура башкала төбәгендә - 6,1 градус торачак. Ноябрьдә Россиянең күпчелек төбәкләрендә шулай ук аномаль табигать күренешләре күзәтелми. Илнең үзәк өлешендә атмосфера фронтлары һәм атлантик циклон тәэсирендә уртача явым-төшем – яңгыр һәм юеш кар белән болытлы һава торышы көтелә.

Һава температурасы төнлә –2 градуска кадәр, көндез ноль тирәсендә торачак, дип җиткерә “Дни.Ру”. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык булу мөмкинлеге турында кисәтә.

Чәршәмбе көнне, 22 ноябрьдә Россиянең үзәк өлешендә салкын атмосфера фронты күзәтелә. Шунлыктан төнлә температура 7 градуска кадәр төшәчәк. Шулай ук бераз кар явуы көтелә. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100