news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеорологлар Татарстанда ял көннәренә кар вәгъдә итте

Метеорологлар Татарстанда ял көннәренә кар вәгъдә итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстаннан көзге аномаль җылы китә, якын көннәрдә республика буенча һәм Казанда уртача тәүлеклек температура климат нормасына якыная. Ял көннәрендә урыны белән җепшек кар ява. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Соңгы тәүлектә уртача тәүлеклек температура шактый югары булды һәм республика буенча уртача +7..+8 градус тәшкил итте. Якындагы ял көннәрендә һәм дүшәмбе температура фоны төшәчәк, уртача тәүлеклек температура түбәнәячәк һәм нормага якынаячак – +3..+4 градус тәшкил итәчәк. Норма күрсәткече хәзерге вакытта якынча +2 градус тәшкил итә», - диде ул.

Алга таба, Гоголь сүзләренчә, «процесслар үзгәрү» көтелә. Якын көннәрдә безнең төбәк циклонның тыл өлешендә була.

«Аерым районнарда урыны белән җепшек кар яву ихтимал, әмма ул беркайда да ятмаячак, шунда ук эриячәк», — дип өстәде Феликс Гоголь.

news_right_1
news_right_2
news_bot