news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеорологлар: Март аенда Татарстанда кар гадәттәгедән азрак булачак

Метеорологлар: Март аенда Татарстанда кар гадәттәгедән азрак булачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Гидрометеорология үзәге республика территориясендә март аена айлык һава торышы фаразын хәбәр итте.

Төбәктә һаваның уртача температурасы климат нормасы тирәсендә булачак. Татарстан өчен март нормасы -4,2 градуска, ә Казан өчен -3,3 градуска тигез.

Айлык явым-төшем климат нормасыннан түбәнрәк (төбәк өчен ул 28 миллиметр, башкала өчен 38 миллиметр) көтелә.

Элегрәк «Татар-информ» бу кышның Казанда бик карлы булып чыкканлыгын хәбәр иткән иде. 21 февральгә шәһәр урамнарыннан 1,7 млн тоннага якын кар чыгарылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан метеорологлары март башында температура тирбәнешләре күп булачагы турында кисәттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot