news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеорологлар казанлыларга җылы һәм карлы декабрь вәгъдә итә

Алдагы атнада һава температурасы көндез 0дән 1—2 градуска кадәр салкын булачак.

Метеорологлар казанлыларга җылы һәм карлы декабрь вәгъдә итә
Рамиль Гали

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Метеорологлар Казанда декабрь аенда җылы һава торышы һәм күп кар явачагын вәгъдә итә.

Алдагы атнада һава температурасы көндез 0дән 1-2 градуска кадәр салкын булырга тиеш, дип саный Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев.

Метеоролог айның шулай ук җилле булачагын җиткерә. Әмма ул Яңа ел төненә фаразлар бирмәгән.

“Без Скандинавия циклонының көньяк перифериясендә. Шунлыктан атмосфера фронтлары безгә тотрыксыз һава торышын алып килә. Җилнең тизлеге секундына 5-7 метрга җитәргә мөмкин”, – дип метеоролог сүзләрен китерә уку йортының матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанда урыны белән җилле буран, бозлавык һәм +2 градуска кадәр җылылык көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100