news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеоролог ял көннәрендә Татарстанда температураның күтәреләчәген вәгъдә итте

Ялларда Татарстанда бераз җылытачак: көндез һава температурасы +13...+14 градуска кадәр күтәреләчәк. Әмма бу республикада әбиләр чуагы башлана дигәнне аңлатмый, дип белдерде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев. Бу хакта ТР башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Сентябрь башы Арктикадан килгән һава массалары аркасында салкын булды. Шуңа да карамастан, уңайлы шартлар булган очракта, әбиләр чуагы республикага ел саен диярлек килә. Әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк, диде Әүһәдиев.

«Атмосфера хәрәкәтсез түгел, циклон һәм антициклоннар бер-берсен алыштырып тора, алар белән бергә һава торышының характеры да үзгәрә. Инде бу ялларда ук температура сизелерлек күтәреләчәк, шулай да җәйге күрсәткечләргә җитмәячәк», - дип өстәде белгеч.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, сентябрьдә һава температурасы алга таба нормага якын булачак һәм якынча 12,3 градуска җитәчәк.

Әйтик, иртәгә төнлә һава температурасы +3..+8, көндез +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Көн болытлы һәм яңгырлы булачак. Явым-төшемнәр 9 сентябрьдә дә саклана. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3..+8, көндез +8..+13 градус тәшкил итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100