news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеоролог Россиядә җылы кышның сәбәбен глобаль җылыну белән аңлатты

Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы сүзләренә караганда, тикшеренүчеләр хәзерге Россия кышының Европа белән охшашлыгы турында фикер алышалар.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә быелгы җылы кышның сәбәбе - глобаль җылыну. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Тулаем алганда, 30 ел эчендә температура нәкъ менә кыш көне якынча 2-2,5 градуска күтәрелде. <...> Бу, әлбәттә, бик күп», - диде Вильфанд.

Шул ук вакытта метеоролог климатның глобаль үзгәрүе нәкъ менә уртача һәм югары киңлектә, нәкъ менә кышкы айларда аеруча нык сиздерә, диде.

Россия гидрометеорология үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы шулай ук климатологларның хәзерге Россия кышының Европа кышлары белән охшашлыгы турында фикер алышуын да өстәде. Хәер, ул бу хакта күпьеллык тикшеренүләр үткәргәннән соң гына фикер алышу мөмкин булачак, диде.


news_right_1
news_right_2
news_bot