news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеоролог Позднякова: «Милтон» ураганы Россиягә килеп җитәргә мөмкин

АКШ территориясендә котырынучы «Милтон» ураганы, Атлантик океан аша үтеп, Россиягә килеп җитәргә мөмкин. Мәскәү метеобюросының баш белгече Татьяна Позднякова шундый фикерен белдерде.

«Ул Атлантик циклон-трансформерга әверелер, мөгаен. Һәм Атлантик океанны үтеп, Россиягә килеп җитәчәк!» - диде белгеч «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, мондый циклон явым-төшемнәр һәм көчле җил алып килергә мөмкин.

Элегрәк Американың Флорида штатында «Милтон» ураганы аркасында 125 йортның җимерелүе хакында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot