news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеоролог машина йөртүчеләрне җәйге тәгәрмәчләргә күчәргә ашыкмаска өндәде

Машина йөртүчеләргә автомобильнең кышкы тәгәрмәчләрен җәйгегә алмаштырырга әлегә иртә, чөнки мартның соңгы көннәрендә төнлә һава температурасы төшүе көтелә. Моннан тыш, шулай ук явым-төшем фаразлана. Бу хакта «Известия» яза.

«Кышкы тәгәрмәчләрне җәйгегә алмаштыру турында сөйләргә иртә әле. Чөнки 30 һәм 31 мартта яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Төнлә һава температурасы 0дән түбән булачак», - дип белдерә Метеобюроның баш белгече Татьяна Позднякова.

20 мартта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец Мәскәү төбәгендә яшәүчеләрне март ахырында салкыннар көтә, дип кисәтте. Нәтиҗәдә, аның сүзләренчә, Мәскәүгә яз тиз генә килмәячәк.

Моңа кадәр, 16 гыйнварда, автоэксперт, «Известия» күзәтүчесе Роман Солдатов билгеләп үткәнчә, автомобиль төзек булмаган очракта штраф салуның яңа исемлеге чыкты һәм күпсанлы гаделсез карарлардан качу өчен тест уздырырга кирәк. Яңартылган исемлек 1 сентябрьдә үз көченә керергә мөмкин.

Документның бер пункты, аерым алганда, кышкы чорда җәйге резинадан, шулай ук җәйге чорда кышкы тәгәрмәчләрне файдаланган өчен штраф салуга кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100