news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеоролог машина йөртүчеләргә тәгәрмәч алыштыруны ноябрьгә калдырырга киңәш итте

Метеоролог машина йөртүчеләргә тәгәрмәч алыштыруны ноябрьгә калдырырга киңәш итте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиянең күпчелек төбәкләрендә октябрь климатик нормадан берничә градуска җылырак булачак, шуңа күрә машина йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчне кышкыга алыштыру мәшәкатен ноябрьгә калдырырга кирәк. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец Telegram-каналында шулай дип белдерде.

Аерым алганда, метеоролог сүзләренчә, Россиянең Үзәк өлешендә һәм Идел буенда температураның уңай аномалиясе (климатик нормадан 3-5 градуска югарырак) һәм корылык (явым-төшем кытлыгы 20-40 процент тәшкил итәчәк) көтелә – анда «иске әбиләр чуагы» фаразлана.

«Бары тик Кола ярымутравында гына һава температурасы климатик нормага якын булачак, димәк, төньякта кар үзен озак көттермәс дигән сүз», - дип искәртте синоптик.

Ул ачыклык керткәнчә, көзнең икенче аеның ике декадасы дәвамында кар яву һәм кар катламы барлыкка килү фаразланмый, бары тик яңгыр рәвешендә генә явым-төшем күзәтеләчәк, ә уртача тәүлеклек температура октябрь ахыры – ноябрь башында гына +5 градустан түбәнәячәк.

«Машина йөртүчеләрнең запаста ким дигәндә тагын бер ай вакыты бар әле...» - дип сүзен төгәлләде Евгений Тишковец.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100