Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метеоролог: Май аенда Татарстанда явым-төшем рекорды булырга мөмкин
Татарстан көньяк циклонның эпицентрында калды: төбәктә җил тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитте, ә явым-төшемнәрнең тәүлеклек нормасы 20 миллиметрдан артып китте. Бу айлык норманың яртысына якын, шул сәбәпле май явым-төшем буенча рекорд ясарга мөмкин. Бу хакта метеоролог Тимур Әүхәдиевка сылтама белән ТНВ хәбәр итә.
Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, майның 20 көнендә республикада 86 мм явым-төшем булган – бу климатик нормадан ике тапкырга артык. «Бу яңгырлы соңгы көн булмавын исәпкә алсак, быелгы май ае явым-төшемнәргә рекордлы бай булырга мөмкин», – дигән метеоролог.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, бүген дә явым-төшемнәр була, ә һава торышы пәнҗешәмбегә таба гына әкренләп җайланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз