Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метеоролог көннәр суыту турында кисәтте
Татарстанда бу атна аномаль җылылыктан башланса да, озакламый сизелерлек суытачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцв сөйләде.
«Хәзер Казанда температура климатик нормадан 4-5 градуска югарырак, гәрчә, климат буенча уртача тәүлеклек температура якынча 1 градус булырга тиеш. Без себер антициклоны йогынтысында. Һава торыш озакламый үзгәрәчәк. Төньяк-көнбатыштан циклон килә, безнең территория аша салкын фронт узачак. Һава торышының тотрыксыз булуы циклоннар һәм салкын атмосфера фронтлары белән билгеләнә», – дип сөйләде метеоролог.
5 апрельдән башлап суытачак. Шимбәгә каршы төндә температура 1 градус салкын, ә 6 апрельдә көндез Казанда нибары 4 градус җылы була. Шулай да, суыту кыска вакытлы, киләсе атнада инде кабат җылытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз