Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метеоролог Казанга эссе һава торышының кайчан кайтачагын әйтте
Эссе һава торышы Татарстан башкаласына августтан да иртәрәк кайтмаячак. Ул эсселек июльдәге кебек көчле булырмы – зур сорау. Җәйнең икенче яртысында һава торышы турында «Татар-информ»га география фәннәре кандидаты, метеоролог Тимур Әүһәдиев сөйләде.
Россия Гидрометеорология үзәге алдан фаразлаганча, Казанда җәйнең соңгы аенда уртача температура 18 градусны тәшкил итәчәк, бу июль аендагы уртача айлык температура нормасыннан ике градуска түбәнрәк, дип искәртте Әүһәдиев. Моннан тыш, июльнең беренче ике декадасында уртача температура нормадан 4-6 градуска югарырак булды. Июльнең салкынча аккордлар белән тәмамлануына карамастан, төбәк халкына кәефсезләнергә кирәк түгел, чөнки су коену сезонын тәмамларга әле иртәрәк.
«Хәзер Иделдә су температурасы һава температурасыннан югарырак. Шуңа күрә иртән елга өстендә томан күзәтелергә мөмкин. Идел тиз арада суынмас, дип уйлыйм, быел җәен анда коенып булыр әле», - дип билгеләп үтте Тимур Әүһәдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз