news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеоролог: Казанга башта – аномаль җылылык һәм яңгырлар килә, аннан суыта

Казанга чираттагы буран якынлаша. Шул ук вакытта, ял көннәрендә шәһәргә аномаль җылылык киләчәк, карлы яңгыр явачак, шуннан соң кисәк суытачак. Бүген КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Казанда шимбә һәм якшәмбедә, атмосфера фронтлары белән чираттагы циклон килү сәбәпле, явым-төшем көтелә. Ике көндә айлык норманың 25 проценты күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Шимбә көндезге температура тискәре булса, якшәмбе көндез 0 градус булачак. Дүшәмбе кисәк салкынайтыр дип көтелә, Казанга Никола суыклары киләчәк, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, декабрь аенда Казанда айлык явым-төшем нормасы 43 миллиметр тәшкил итә.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда ике көн буран булу аркасында кар катламы гыйнвар күрсәткечләренә җитүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot