Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метеоролог: Казанда кышлар климатның глобаль җылынуы сәбәпле кыскарак була башлады
Берничә ай дәвамында, июньнән башлап, Казанда температура фоны климатик нормадан югарырак. Соңгы елларда безнең полосада кыш кыскарак һәм җылырак була бара. Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Атмосфера составы үзгәрә, парник газлары концентрациясе кискен арта. Атмосферада углекислый газ һәм метан күбәя. Нигездә, бу җылынуга төньяк илләр, беренче чиратта, боздан арына торган Арктика реакция белдерә. Россия территориясенең дә климатның глобаль җылынуына реакциясе бик көчле», - дип ачыклык кертте ул.
Аның сүзләренчә, бөтен дөньяда күрелә торган чараларга да карамастан, экологик проблема кискенләшә. Бозлыклар эри, дөнья океаны күтәрелә, куркыныч метеокүренешләр арта. Безнең полосада кышлар кыскарак була бара, җылыту сезонының озынлыгы ел саен кими.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз