news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеоролог июльнең соңгы декадасында Казанда булачак һава торышы турында сөйләде

Метеоролог июльнең соңгы декадасында Казанда булачак һава торышы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Июльнең өченче декадасында Казанда салкынча, тәүлеклек уртача температура нормадан якынча 3 градуска түбән булачак. Бу хакта «Татар-информ»га география фәннәре докторы, профессор, метеоролог Юрий Переведенцев сөйләде.

«Климатик исәпләр буенча хәзер Казанда тәүлеклек уртача температура норма буенча 20,5 градус булырга тиеш. Айның беренче ике декадасында бу норма сизелерлек югары булды. Ә хәзер без Төньяк Атлантика йогынтысында», – диде ул.

Белгеч мәгълүматлары буенча, безнең төбәккә циклон һәм атмосфера фронтлары килде, шуның аркасында көндезге температуралар 30 градустан кинәт 20 градуска төште һәм явым-төшем мул булды.

«Якындагы декадада шәһәрдә температура климатик нормадан 3 градуска түбән булачак», – дип сөйләде метеоролог.

news_right_1
news_right_2
news_bot