news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеоролог: Ике көнлек шторм нәтиҗәсендә Казанда кар күләме гыйнвар күрсәткечләренә җитте

Ял көннәрендә Татарстан башкаласында 30 миллиметр явым-төшем яуды, бу ярты айлык нормадан арткан. Казанда кар катламының биеклеге декабрь башында ук гыйнвар күрсәткечләренә җиткән. Бу хакта «Татар-информ»га география фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, ике көндә шәһәрдә 30 миллиметр кар яуган, кар катламының биеклеге 27 миллиметрга җиткән. Ике үзенчәлекне билгеләп үтәргә була. Беренчедән, ике көндә шәһәргә ярты айлык явым-төшем нормасыннан артыграк кар яуган. Икенчедән, кар катламының биеклеге гыйнвар башы күрсәткечләренә туры килә», - дип аңлатты галим.

Галим сүзләренчә, мул явым-төшем Урта диңгездән хәрәкәт иткән көньяк циклонның килүе белән бәйле булган. Бу циклон бик күп кар һәм бозлы яңгыр алып килде, ләкин начар һава торышының төп басымы Россиянең Европа өлешендәге көнбатыш районнарына туры килде.

КФУ метеостанциясе мөдире Сергей Дмитриев 2022 елның 11 декабрендә шәһәргә 16,3 миллиметр кар явуын әйтте. Тарихта бары тик бер тапкыр бу көнне Казанда явым-төшем күп булуы теркәлгән: 1980 елда 17,1 миллиметр кар яуган.

Шулай итеп, бу күрсәткеч буенча кичәге көн икенче урында тора. Әмма кышкы айның барлык көннәрен дә анализласаң, бер тәүлектә Казанда 25 миллиметрга кадәр явым-төшем булу очраклары теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100