news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метеоролог быел Россиядә кышның салкын булачагы турында белдерде

Белгеч фикеренчә, көзге айлар салкынча булачак, ә ноябрь башында тәүге суыклар көтелә.

Метеоролог быел Россиядә кышның салкын булачагы турында белдерде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россиялеләрне салкын кыш көтелә, ә тәүге суыклар ноябрьнең беренче ункөнлегендә үк башланырга мөмкин. Бу хакта Ura.ru сайты метеоролог һәм климатолог Екатерина Пестряковага сылтама белән хәбәр итә.

«Кыш 90 процент салкын булачак, чөнки җәй эссе килде. Әмма салкыннар кыш буе дәвам итәр дип уйламыйм. Озакка сузылган яңгырлардан чыгып фикер йөрткәндә, җепшек көннәр дә булачак, - дип саный Пестрякова. - Быел кыш ноябрьдә үк башланыр дип уйлыйм».

Ул Россия Гидрометеоүзәгенең дә көчле салкыннар турында алдан хәбәр итүен искәртте.

Көз салкынча булачак: җылы көннәр берничә көн генә дәвам итәчәк, шуннан соң акрынлап суытачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot