news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Метанолдан агуланган яшьләрнең кайберләрен бүген табиблар өйләренә чыгара

Калган пациентлар әлегә токсикологлар күзәтүендә калачак.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары метанолдан агуланган яшьләрнең кайберләрен өйләренә чыгара. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Узган атнада метанолдан агулану билгеләре белән хастаханәгә салынган җиде кешене бүген чыгарабыз. Аларның тормышларына берни янамый. Хәлләре тотрыклы», — дигән Татарстанның баш токсикологы, кискен агуланулар үзәге җитәкчесе Алия Насыйбуллина.

Ул калган пациентлар әлегә токсикологлар күзәтүендә калачагын әйткән.

Соңгы ике айда Россиянең берничә төбәгендә массакүләм агуланулар теркәлгән. Свердловск өлкәсендә метил спиртын кулланудан 35 кеше вафат булган, Курган өлкәсендә — 6, Оренбург өлкәсендә — 34, Пермьдә 5 кеше һәлак булган.

Казандагы агулану очрагы бик авыр хәлдә килеп эләккән бер кызның үлеме белән төгәлләнде. Табиблар ахыргача аның гомере өчен көрәште. Калган зыян күрүчеләрне табиблар вакытында медицина ярдәме күрсәтеп коткарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot