Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Метанол белән агуланган студентларның тагын берсен Мәскәүдә хастаханәгә салганнар
Ул реанимациядә стабиль авыр хәлдә, үз аңында булуы билгеле.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда метанол белән агуланган студентларның тагын берсен Мәскәүдә хастаханәгә салганнар.
«Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр иткәнчә, Казанда дустының туган көнен бәйрәм иткәндә метанол белән агуланган тагын бер студент кызны Мәскәү хастаханәләренең берсенә салганнар.
«Студент кыз Мәскәү хастаханәсендә ята. Ул реанимациядә стабиль авыр хәлдә, үз аңында», — ди Насыйбуллина.
Шулай ук тагын бер кызның Башкортстанга китүе билгеле. Аның сәламәтлеге турында әлегә белешмә юк.
- Казанда агуланган студентларга ялган хәмер саткан дүрт кеше тоткарланды, дип хәбәр иткән идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз