news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Металл коючы Иван Дубровин Казанга Айтматов бюстын бүләк итәргә әзер

Ул Минтимер Шәймиевкә Казанда Айтматов скверын булдырырга тәкъдим итте.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Урал монументаль сәнгать үзәге президенты, металл коючы Иван Дубровин Казанга Чыңгыз Айтматов бюстын бүләк итәргә әзер. Бу хакта ул бүген ТР Фәннәр академиясендә "Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен" язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумында әйтте.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Чыңгыз Айтматовның кечкенә форматтагы сынын бүләк итте. "Мин Мәскәүдә талантлы скульптор Алексей Чебаненкога мөрәҗәгать иттем, бик яхшы эш килеп чыкты. Бу бюст һәрвакыт сезгә Чыңгыз Айтматов белән дуслыгыгызны хәтерләтеп торыр", - диде Дубровин.

"Дөньяның һәр шәһәрендә эшләребез бар. Әгәр Казанда урын тапсалар, без әтием белән Чыңгыз Айтматовның бюстын бүләк итәргә әзер", - диде ул.

"Мин Минтимер Шәймиевкә Казанда Чыңгыз Айтматов скверын булдырырга тәкъдим иттем. Без гаиләбез, бөтен Свердловск өлкәсе исеменнән Чыңгыз Айтматов бюстын бүләк итәргә телибез. Бүген мин Минтимер Шәймиевкә Айтматовның 90 яшьлегенә эшләнгән өстәл вариантын бүләк иттем. Беренчесен Кыргыз Республикасының элекке Президенты Аскар Акаевка тапшырган идем, икенчесе Минтимер Шәймиевтә булсын дип теләдем", - диде Иван Дубровин "Татар-информ" хәбәрчесенә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100