Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Өмет» газетасы: Татар йорты төзек һәм чиста була
Өмәдә катнашучылар мәчеттә җәмәгать белән намаз укыганнан соң, корбан ашына җыелган.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында «Татар йорты төзек һәм чиста була» дигән язма чыкты.
Ульяновскида Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мөселман мәхәлләсе — мәчет, пандемиягә дә карамастан, актив тормыш белән яши.
Мәхәлләдә мөселман кардәшләребез биш вакыт намаз укыйлар, шулай ук дин дәресләре һәм төрле мәҗлесләр үткәрелә. Ә янәшәдә генә урнашкан «Татар йорты» көн саен экскурсиягә килүчеләрне кабул итә.
Шушы көннәрдә генә җирле автономия һәм мәхәллә активистлары мәчет һәм «Татар йорты» территориясен тәртипкә китерү, җыештыру, төзекләндерү буенча өмә уздырдылар.
«Чираттагы өмәдә ике дистәгә якын кеше катнашты. Алар һәммәсе дә изге эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Чүп-чарны төяп озатырга машина биргән өчен танылган эшмәкәр Исмәгыйль Нургали улы Габуновка олы рәхмәтебезне белдерәбез», — ди мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов.
Өмәдә катнашучылар мәчеттә җәмәгать белән намаз укыганнан соң, шифалы вә сихәтле корбан ашы белән сыйландылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз