news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өмет» газетасы башкаларга үрнәк

«Өмет» газетасы башкаларга үрнәк

(Уфа, 22 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда татар телендә чыгучы «Өмет» газетасы киләсе елның беренче яртысына язылу кампаниясен дә уңышлы башкарып чыкты һәм тиражын моңарчы булган күләмнән киметмәде. Бу «Өмет»нең быелгы икенче зур җиңүе. Ул Россиядә татар телендә чыгучы басмалар арасында иң яхшысы дип табылды һәм Казандагы «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгының махсус бүләгенә, шулай ук дипломына лаек булды. Бөтендөнья Татар конгрессы белән берлектә әзерләнгән бу бүләкләр «Өмет» газетасына «Яшьләр карашы – яшьләр проблемаларын киң һәм нәтиҗәле яктырткан өчен» номинациясендә тапшырылды.

«Өмет» татар яшьләре газетасы соңгы елларда Башкортстандагы рәсми матбугат басмалары арасында иң абруйлы басмага әверелде. Моны ике ел элек газетага мөхәррир булып талантлы журналист һәм оста оештыручы Рәдис Гыйльфан улы Ногмановның килүе белән бәйләп аңлаталар. Рәдис әфәнде аңарчы «Тулпар» яшьләр журналында баш мөхәррир вазыйфаларын башкарган иде. Ул анда да чын иҗади рухият тудыра алган иде. Хәзер «Өмет»тә дә күп яңалыклар кертте Рәдис әфәнде, шуңа да газета укымлыга әйләнде. Басмадагы «Сезнең өчен» һәм «Саулык – сихәт» дип аталган кушымталар, шулай ук күп санлы кызыклы рубрикалар укучыларның сөюен яулады. Хәзер татар яшьләр газетасының тиражы 42 меңнән артып китте.

Рәдис Ногманов әйтүенчә, газетаның тиражы табигый үсә. Кайбер басмалар оештырган кебек, бернинди административ басым ысуллары кулланылмый. «Иң мөһиме – үзеңне укучыларга көчләп такмау, – дип исәпли баш мөхәррир. – Газетаны кияүгә чыга алмаган карт кыз кебек мактый башласаң һәм аны яздырту өчен район хакимиятләре мөмкинлекләрен дә әрсезләнеп файдалана башласаң, бу кире нәтиҗә генә бирәчәк. Ә без үз эшебезнең сыйфатын яхшырту, мәкаләләрнең эчтәлеген баету, газетаның бизәлешен матур итеп үзгәртүне беренче планга куябыз һәм шуның белән отабыз да».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100