Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мессенджерларда идентификацияләүнең яңа кагыйдәләре Россиядә 5 майдан үз көченә керә
Яңа нормалар буенча эшләүдән баш тарткан өчен мессенджерга 1 млн сумга кадәр штраф һәм Россия территориясендә блокировка янаячак.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россиядә 5 майдан мобиль элемтә операторлары аша мессенджерлар кулланучыларны билгеләү турында Хөкүмәт карары керә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Хәзердән башлап яңа кулланучы теркәлгәндә, мессенджер администрациясе аның турында операторга сорау җибәрергә тиеш, ә тегесе, үз чиратында, егерме минут эчендә җавап бирергә тиеш», — диелә хәбәрдә.
Әгәр дә әлеге мәгълүматлар туры килә икән, кулланучы авторизацияне уза алачак, ә аннары уникаль номер алачак. Аны, клиент нинди сервис куллануын күрсәтеп, операторның махсус реестрына кертәчәкләр.Абонент килешүне өзәргә теләсә, оператор бу хакта мессенджерга 24 сәгать эчендә хәбәр итәргә тиеш. Мессенджер тагын кулланучыга идентификация һәм яңадан авторизация үткәрергә тиеш була.
Төп яңалык шунда: мессенджерга турыдан-туры операторлар белән хезмәттәшлек итәргә туры туры киләчәк, ягъни кулланучыларны кушымтада СМС кодын кертүләрен сорау гына түгел.
Яңа нормалар буенча эшләүдән баш тарткан өчен, мессенджерга 1 млн сумга кадәр штраф һәм Россия территориясендә блокировка янаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз