news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МАХ мессенджерын кулланучылар саны 100 миллионга җиткән

МАХ мессенджерын кулланучылар саны 100 миллионга җиткән
Фото: © «Татар-информ»

МАХ илкүләм мессенджерын куланучылар саны 100 миллион җиткән. Сервис вәкилләре хәбәр иткәнчә, кулланучылар көн саен бер миллиардтан артык хәбәр җибәрә һәм 28 миллион тапкыр шалтырата.

Мессенджерның көндәлек аудиториясе 70 миллион кешегә җиткән. Платформа эшли башлаганнан бирле кулланучылар 62 миллиард хәбәр җибәргән, 3 миллиард тапкыр шалтыраткан һәм 470 миллион видеотүгәрәк яздырган. Төркемле чатлар саны 25,5 миллионга җиткән.

Моннан тыш, авторлар, блогерлар, гади кулланучылар һәм компанияләр платформада 2,2 миллион ачык һәм хосусый канал булдырган, дип искәрттеләр МАХ командасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot