news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МАКС мессенджерын дистанцион белем бирүдә кулланырга ниятлиләр

Россия мәктәпләрендә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дистанцион белем бирүне оештыру өчен МАКС илкүләм мессенджерын кулланырга ниятлиләр. ТАСС агентлыгы танышкан Хөкүмәт документында шулай диелә.

Мәгариф оешмалары тарафыннан электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Кулланыла торган чаралар исемлегенә документта МАКС илкүләм мессенджеры дип билгеләнгән «мәгълүмат алмашуда күп функцияле сервис» өстәлә.

Яңартылган кагыйдәләрдә мәктәп программалары һәм урта һөнәри белем бирү программалары кысаларында электрон укыту һәм дистанцион технологияләрне кулланганда белем бирү процессында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге күп функцияле мәгълүмат алмашу сервисы аша тәэмин ителергә тиешлеге күрсәтелгән.

Югары уку йортлары өчен, «Заманча цифрлы белем бирү мохите» дәүләт мәгълүмат системасы белән беррәттән, дистанцион белем бирүдә илкүләм мессенджерны куллану мөмкинлеге дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot