news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мерседес» машинасы Казан зоопаркының стенасына килеп бәрелгән

«Замбези елгасы» объектларының берсенә автомобиль китергән зыянны исәплиләр.

«Мерседес» машинасы Казан зоопаркының стенасына килеп бәрелгән
Соцсети

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Казан Зооботаника бакчасы стенасына «Мерседес» машинасы бәрелгән. Хәзер стеналарны төзекләндерү өчен чыгымнарны исәплиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Казан зооботаника бакчасының Массакүләм-матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча белгече Елена Варфоломеева хәбәр итте.

Яңа төзелә торган зоопарк территориясендәге «Замбези елгасы» объектларының берсенә автомобиль китергән зыянны исәплибез, дигән ул.

«Авария турында без иртән эшкә килгәч белдек. Хәзерге вакытта диварларны яңадан торгызачаклар дип әйтергә була. Ләкин әлегә кем хисабына икәнлеге билгеле түгел. Хәзер юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бинага китерелгән зыян исәпләнә», - дип сөйләде Варфоломеева.

news_right_1
news_right_2
news_bot