news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мерседес» автомобиленең исерек йөртүчесе Казан үзәгендә авария китереп чыгарган

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Мерседес» автомобиленең исерек йөртүчесе Казан үзәгендә авария китереп чыгарган
соцсети

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). «Мерседес» автомобиленең исерек йөртүчесе төнлә Казан үзәгендә авария китереп чыгарган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Исерек хәлдә рульгә утырган 27 яшьлек ир-ат Профсоюз урамы буйлап хәрәкәт иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул Чернышевский урамында башка машинага юл бирмәгән һәм «Лада Калина» автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Авария нәтиҗәсендә «Мерседес»ның – 27, «Лада»ның 22 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы төнлә шәһәр үзәгендә ике автомобильнең бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, «Мерседес» койманы җимереп тротуарга килеп кергән һәм яны белән ауган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100